«Шигърияттә кунакта»
Чираттагы тапкыр татар шигърияте турында сөйләгәндә, без шагыйрьләрнең якты, бай эчке дөньясын кабат-кабат ачабыз кебек.
Бүгенге шигърият сәгатендә мәктәп укучыларын киң танылган шагыйрьләрдән тыш, безнең төбәкнең татар балалар шагыйрьләре иҗаты белән таныштырдык. Чарада катнашучылар әсәрләрнең исемен соңгы юллары буенча белделәр,портретта нинди шагыйрь сурәтләнгәнен әйттеләр, яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Шигъриятне яратыгыз, шигырьләр укыгыз, алар безнең тормышыбызны яктырак, байрак һәм күңеллерәк итәчәк.