«Яз килә! Нәүрүз килә!»
25 нче балалар бакчасында бик күңелле «Нәүрүз» бәйрәме узды. Чара барышында балалар татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре, ата-бабаларыбызның бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында күп яңалыклар белделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм хәрәкәтчән милли уеннарда катнаштылар.Бәйрәм әкият персонажларыннан башка үтмәде. Балалар үзе күңел ачар өчен Нәүрүзне яшергән хәйләкәр Убырлы карчык белән очраштылар. Убырлы карчыкның барлык биремнәрен үтәгәннән соң чәчәк бәйләме белән Нәүрүзбикә пәйда була һәм барыбызга да матур язгы кәеф бүләк итә.