«Муса Җәлил-безнең герой»
Истәлекле дата-күренекле татар шагыйре һәм герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Муса Җәлил-безнең герой» дигән патриотизм дәресе үткәрелде. Дәрестә балалар шагыйрьнең тормышы, укуы, тыныч вакытта һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗаты турында тыңлап үттеләр. Укучылар шигырьләр сөйләделәр һәм алар буенча рәссам җибәргән хаталарны таптылар. Чара ахырында Муса Җәлил турында реаль вакыйгаларга нигезләнгән документаль фильм күрсәтелде.