Городская детская библиотека - филиал № 47

Балалар китапларга кунакка

Һәр бала балачактан ук белә: "Китап-кешенең дусты!". . Бүген 23 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәгә мавыктыргыч экскурсия ясадылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр. . Балалар китапханә турындагы әкиятне кызыксынып тыңладылар.Аннары китаплар һәм журналлар белән таныштык, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен, китапханәдә Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштердек. . Балалар матур тышлы бик күп китапларга, матур итеп бизәлгән китап күргәзмәләренә сокланып карадылар. . Балаларның китапханәдән китәсе килми, әти-әниләре белән китапханәгә килергә вәгъдә итәләр. . Китапханәгә бару күркәм традициягә әверелер дип өметләнәбез.