Городская детская библиотека - филиал № 47

Кызыклы аю баласы Паддингтон

Бүген китапханәдә дөньяга сокландыргыч аю баласы Паддингтонны бүләк иткән искиткеч инглиз язучысы Майкл Бондның тууына 100 ел тулуга багышланган мавыктыргыч чара узды. . Балалар язучының биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштылар , сөйкемле аю баласы паддингтонның дөньяга килү тарихын ,аның гадәтләрен һәм маҗараларын белделәр. . Балалар бу китап буенча нәфис фильмның өзеген кызыксынып карадылар. . Әлеге язучының иҗаты белән танышу китапханәгә килүчеләрне яңа әдәби ачышларга һәм китаплар дөньясындагы маҗараларга илһамландырыр дип өметләнәбез!