Городская детская библиотека - филиал № 47

Тукай иллюстрацияләре

Бүген китапханәдә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде - иҗат һәм бөек татар шагыйре Г.Тукай белән танышу көне. Балалар шагыйрьнең биографиясе, әкиятләре белән таныштылар. Бер әкияткә аерым игътибар бирелде . "Кәҗә һәм сарык турында әкият "не укып чыктык һәм фикер алыштык. "Г.Тукай әкиятләре дөньясына сәяхәт"китабы буенча биремнәр үтәделәр. Аннары барысы да бергәләп әкият буенча пазл җыйдылар.