Городская детская библиотека - филиал № 47

«Рәхмәтле була бел»

25 нче балалар бакчасындагы нәниләр «Рәхмәт» иле буйлап сәяхәткә чыктылар. Балалар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, рәхмәт сүзләре, аларның әһәмияте һәм аларны куллану ысуллары турында белемнәрен ныгыттылар. Табышмакларга җаваплар табып, яхшы сүзләр турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр,  «Мин кемгә рәхмәт әйтә алам" уенын уйнадылар һәм "Рәхмәт агачы"ясадылар.