Городская детская библиотека - филиал № 47

«Чәй эчәбез бал белән»

Ел саен декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Файдалы сыйфатларга ия булган чәй сусауны баса, кәефне күтәрә. Без дә кечкенә дусларыбызны чәй бәйрәменә чакырдык. Барыннан да элек чәйнең килеп чыгышы тарихы, аның илләр буенча ничек таралуы, безнең өстәлгә нинди юллар белән килүе турында сөйләдек. Балалар чара барышында "Тәртип урнаштыр","Әйдәгез исәнләшик","Чәй җыябыз"," Чәй өстәле әзерлибез” диеп аталган уеннарда бик теләп катнаштылар . Бәйрәм викторина һәм чәй турында китаплар карау белән тәмамланды.