Городская детская библиотека - филиал № 47

«Карлсон һәм мин-иң яхшы дуслар!»

Бүген «Китап тарихлары» проекты кысаларында «Карлсон һәм мин-иң яхшы дуслар!»диеп аталган уенлы иртә узды. Быел Астрид Линдгренның «Малыш и Карлсон, который живет на крыше» трилогиясеннән беренче әсәре чыгуга җитмеш ел тула. Автор һәм бу әсәрнең тарихы белән танышканнан соң, балалар әлеге күңелле китапны яхшы белүләре буенча интерактив викторинада катнаштылар. Алга таба катнашучылар белән фанталар һәм кызыклы уеннар уйналды. Чара бик күңелле узды.