«Минем иң тугры дустым»
30 ноябрьдә булачак Бөтендөнья йорт хайваннары көне алдыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен «Минем иң тугры дустым» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада балалар бәйрәмнең тарихы, йорт хайваннарының нинди файда китерүләре турында белделәр. Шушы темага багышланган әдәбият белән танышканнан соң, хайваннар белән уйнарга гына түгел, аларны дөрес карый белергә дә кирәклеген белдек. Чара азагында викторина уздырдык, ул кызыклы, күңелле һәм гыйбрәтле узды.