«Кышкы кунаклар»
12 ноябрьдә экологик бәйрәм – Песнәкләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне балаларга кышлаучы кошларга авыр вакытлар башлануын һәм кеше ярдәменнән башка аларга яшәү бик авыр булуын искә төшерү мөһим.
Бүген без 25 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Кышкы кунаклар» дигән мастер-класс үткәрдек. Чара башында балалар бәйрәмнең тарихын һәм аның әһәмиятен белделәр. Китапханәче белән бергә кыш көне кошчыкларга ничек ярдәм итә алулары, кошчыкларга нинди ризык файдалы, ә кайсысы зарарлы булуы турында фикер алыштылар. Ә мастер-класс вакытында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар. Чара азагында теләгән һәркем кошлар тормышы турындагы әсәрләр куелган китаплар белән таныша алды.