"Без журналлар укыйбыз - күп яңалыклар беләбез".
Балалар журналы-уку дөньясына юл күрсәткече, иҗади идеяләр һәм илһам чыганагы. "Без журналлар укыйбыз-күп яңалыклар беләбез "күргәзмә - карауда укучыларыбыз моңа инанды. . Журнал патшалыгы буйлап сәяхәт иткәндә, балалар китапханәнең нинди танып белү һәм күңел ачу журналлары алдыруын белделәр, "периодик басма", "рубрика", "мәкалә"төшенчәләре белән таныштылар. Алар күңелле шигырьләр һәм хикәяләр укыдылар, бигрәк тә уеннар, кроссворд ребуслары белән журнал битләре белән кызыксындылар, матур иллюстрацияләр карадылар. . Вакытлы матбугат күзәтүен карап, һәркем үзе өчен кызыклы журнал тапты.