Городская детская библиотека - филиал № 47

Табигать битләреннән сөйли

14 августта танылган канада язучысы Эрнест Сетон-Томпсонның тууына 165 ел тулды. Аның китаплары табигатькә мәхәббәт белән сугарылган. . Атна буе китапханәдә әлеге әдипнең "Со страниц природа говорит" китап күргәзмәсендә көтелмәгән ачышлар һәм мавыктыргыч вакыйгалар белән тулы китаплары тәкъдим ителде. Укучылар өчен әдипнең китапларына күзәтү-әңгәмә уздырдык. . Кайбер укучылар укыган хикәяләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. . Ахырда Э.Сетон-Томпсонның хайваннар турындагы хикәяләре яхшылыкка һәм кешелеклелеккә, табигатькә, хайваннар дөньясына мәхәббәткә өйрәтә дигән нәтиҗә ясаганнар.