«Безнең төбәк традицияләре»
Бүген безнең китапханәдә «Безнең төбәк традицияләре» дигән танып белү сәгате узды. Чара барышында балалар Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында белделәр. Алга таба татар халкының мәдәниятнә, көнкүреш һәм гореф-гадәтләренә тукталып уздык. Милли татар ашларын искә төшердек, татарларның милли киемнәре турында сөйләштек. Балалар «Костюм буенча милләтне бел», «Сорау – җавап» һәм башка конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Чара ахырында “Түбәтәй» мастер-классы узды.