Городская детская библиотека - филиал № 47

"Ромашка бәхете"

  8 июль- гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу көнне нәфислекне, сафлыкны һәм тугрылыкны гәүдәләндерүче ромашкалар бүләк итү гадәткә кергән. Тукай паркында «Гаилә битләре» бәйрәм программасы узды. Анда безнең китапханәчеләр "Ромашка бәхете" диеп аталган мастер-класс үткәрде. Ромашканы үз куллары белән буяу мөмкинлеге күп кенә малайларны һәм кызларны җәлеп итте. Катнашучылар бик теләп, эшләнгән искиткеч ромашкаларын, туганнарына һәм якыннарына бүләк итеп алып киттеләр.