"Ромашка"
8 июльдә Россиядә бернигә дә охшамаган, күңелгә ятышлы һәм тирән уйланылган бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Булачак бәйрәмнең символы-ромашка, бу кыр чәчәге борынгыдан мәхәббәт символы булып саналган. Чәчәк ясауга керешкәнче Петр һәм Февронья тормышы турындагы тарих белән таныштык һәм ни өчен нәкъ менә бу изгеләрнең исемнәре белән «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйле икәнен белдек. Ромашка чәчәге бик матур килеп чыкты.