Городская детская библиотека - филиал № 47

"Яңа китап-яңа дус"

Китапханәбез үз укучылары өчен балалар әдәбиятының яңалыкларына күзәтү үткәрде. Күзәтүдә илебезнең һәм чит илләрнең популяр язучыларының балалар китаплары тәкъдим ителде. Кечкенә китап сөючеләр китаплар алдылар, иллюстрацияләрне кызыксынып карадылар, укыдылар, сораулар бирделәр, яңа китаплар турында әңгәмәдә актив катнаштылар һәм өйдә уку өчен үзләренә китаплар сайладылар. Безнең китапханәдәге яңа китаплар белән танышыгыз һәм «аралашыгыз». Һәм, бәлки, сезнең чын дустыгыз һәм акыллы әңгәмәдәшегез — яраткан китабыгыз барлыкка килер!