"Әйдәгез, дус яшик!"
9 нчы июнь - Халыкара дуслар көне. М. Пляцковский шигырьләрен укыгач, 25 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә "Чын дус нинди була?" дигән сорауга җавап таптык. Дуслык серләрен ачыклагач, "Крошка енот" мультфильмыннан "Елмаю" җырын җырладык һәм дуслашу шигырьләрен искә төшердек. Балаларга әдәби геройларның дусларын табу аеруча ошады. Малайлар һәм кызлар күңелле уеннарда һәм конкурсларда бердәмләшеп, бер-берсенә булышып катнаштылар һәм нәтиҗәдә дуслык җиңде!