Городская детская библиотека - филиал № 47

«Тарихи кыйммәтләр»

  Музейларда бөтен бер халыкның тарихы, әдәбияты, сәнгате. Музей–ул хәтер хәзинәсе. Бүген халкыбызның хәзинәләренә кызыксыну уяту максатыннан кечкенә яшьтәге балаларга тарих сәгате уткәрелде. Чара башында“музей” төшенчәсенең мәгънәсе аңлатып узылды, дөньядагы иң беренче һәм иң зур музейлар турында мәгълүмат бирелде. Балалар бик кызыксынып гадәти булмаган музейлар турында видеоролик карап уздылар һәм үзләрен экскурсовод ролендә сынап карадылар. Тарих сәгате ахрында балалар халкыбызның борынгы көн-күреш әйберләре: керосин лампасы, чигелгән кашага, соса һәм башка экспонатлар белән таныштылар.