Городская детская библиотека - филиал № 47

«Нәниләргә бүләк»

 Һәр яңа китап-ул яңа очрашулар дөнясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Безнең китапханәләр дә кечкенә китап укучыларыбызны сөендереп, һәр баланың һәм аларның әти-әниләренең күңелләренә хуш килерлек яңа китаплар белән баетылып тора. «Онытма туган телне! Өйрән туган якны!» клубы кысаларында мәктәп укучылары өчен китапханәгә  яңа кайткан татарча китаплар белән  таныштыру сәгате үткәрелде. Күзәтү барышында китаплар турында кыскача мәгълүмәт бирелде. Берничә китаптан кызыклы ши­гырь­ләр, серле табышмаклар, хикәяләрдән өзекләр укылып узылды.