"Җир планетасын яклау көне"
22нче апрель-әйләнә-тирә мохитне саклауга, планетабызны яшелләндерүгә һәм табигать белән сак эш итүне пропагандалауга багышланган Халыкара Җир көне. Бу бәйрәм уңаеннан без балалар белән Елена Журекның "Хранимиры. Тыюлыклы җир." китабын укыганда, тылсымлы халык-хранимирлар турында белдек, әсәрдә күтәрелгән экологик проблемалар турында фикер алыштык. Аннары " Җирне саклагыз!" плакатын ясаганда, кызлар табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.