«Борис Житков белән Зоосад»
2025 елда Борис Степанович Житковның «Хайваннар турында хикәяләр»җыентыгын язуга 90 ел тула. Бүген «Китап тарихлары» проекты кысаларында «Борис Житков белән Зоосад» дигән әдәби викторина уздырылды. Балаларга талантлы балалар язучысы Б.С. Житковның тормышы һәм иҗаты, аның мавыгулары, диңгезләр буйлап дөнья тирәли сәяхәте, хайваннарга булган мәхәббәте турында сөйләп үтелде. Балалар Б.С. Житков китапларын кызыксынып карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара «Фил хуҗаны юлбарыстан ничек коткарган» хикәясен кычкырып уку һәм мастер-класс белән тәмамланды.