Городская детская библиотека - филиал № 47

«Кыюлар һәм тәвәккәлләр»

30 апрельдә иң кыю һәм батыр кешеләр бәйрәме – Россия янгын күзәтчелеге көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан укучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча чара үткәрелде, аның барышында балалар янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен һәм белемнәрен ныгыттылар, янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар. Балаларга янгын чыгу сәбәпләре һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары турында сөйләп үтелде. Чара ахырында укучылар алган белемнәрен «Ут белән һәрвакыт сак булыгыз» диеп аталган викторина белән беркеттеләр.