«Сәламәтлек аланына сәяхәт»
Балалар өчен сәламәтлек көне-һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Бу көн 25 нче балалар бакчасы балалары өчен кызыклы, күңелле һәм файдалы узды. Башта балалар дөрес туклану, көн режимы, шәхси гигиена кагыйдәләре, сәламәтлекне ныгыту өчен саф һава куллану, спорт белән дуслык турында күп мәгълүмат алдылар. Балалар шулай ук сорауларга, табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Ә күңел ачу вакытында тизлек, көч, җитезлек һәм игътибарлылык буенча ярыштылар. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды!