Городская детская библиотека - филиал № 47

"Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар укыйбыз"

     Бүген китапханәдә Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны кычкырып уку узды. Ул К. Паустовскийның "Мөгезборын коңгызының йөрүе" әсәре буенча төшерелгән "Солдат әкияте" мультфильмын караудан башланды. Балалар белән бергә тәкъдим ителгән китапның рәсемнәрен карап, китапханәче шул сугыш вакыйгалары, солдатларыбызның батырлыгы турында сөйләде, балалар караган әкияттән алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклаштылар һәм үзләренә ошаган өзекләрне укыдылар. Бөек Ватан сугышында Җиңү турындагы шигырьләрне уку балаларны "Җиңү салюты" дигән иҗади эш ясарга рухландырды.