«Театрның тылсымлы дөньясы»
27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан без 25 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Нәрсә ул театр?"театрлар дөньясына виртуаль экскурсия ясадык. Балалар театрның сәхнә генә түгел, ә сәхнә арты да булуын, ә спектакль өстендә актерлар гына түгел, сценаристлар, режиссерлар, костюмерлар, декораторлар да эшләвен кайдан белделәр. Балалар театр, Театр һөнәрләре турында табышмакларга җаваплар таптылар, театр этюдларында катнаштылар, аннары үзләре артистлар ролендә булдылар, театральләштерелгән күренешләр уйнадылар.