"Болытлар белән юл буйлап"
1 нче гимназиядә безнең китапханә оештырган мульт-дәрес барышында балалар, автор һәм халык әкиятләрен искә төшереп, аларга ясалган иллюстрацияләрне карап, түбәндәге сорауларга җавап таптылар: Әсәрнең нинди төп герое моңсулана? Ни өчен ул мондый хәлгә эләккән һәм аны ничек чишкәннәр? Ә "Болытлар белән юл буйлап" мультфильмында укучылар моңсулыкка бирешмәү киңәшләрен таптылар. "Тылсымлы урындык" уены малайларга һәм кызларга “Минем дустым моңсу булганда...” тормыш ситуациясен чишәргә ярдәм итте. Дәрестә берәү дә төшенкелеккә бирелмәде, чөнки 2 "а" сыйныфында укучылар бик дус һәм авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итәргә әзер.