"Мимоза бәйрәме белән"
Безнең китапханәгә "Мимоза бәйрәме белән" исемле әдәби күңел ачу чарасына талантлы һәм укымышлы балалар килделәр. Биредә алар Мимоза көне барлыкка килү тарихын белделәр һәм бу гаҗәеп үсемлекнең ботагын тәлинкәгә бизәк итеп ясадылар. Бәйрәм барышында малайлар һәм кызлар рэп стилендә мимоза турында шигырьләр укыдылар, флешмоб биеделәр һәм яраткан әдәби героинялар образларын булдырып, дефиледа катнаштылар. Болар барысы да китаплар, музыка белән бергә узды һәм бик яхшы кәеф тудырды.