Городская детская библиотека - филиал № 47

Май чабу

Бүгенге уенлы бәйрәм программасы бик күңелле үтте. Без балалар белән Май чабу атнасы традицияләре буенча сәяхәткә чыктык, бәйрәмнең тарихы белән таныштык, шулай ук майлы атнаның һәр көненең ничек аталуын искә төшердек. Һәм, әлбәттә инде, уеннар, мәзәкләр, күңел ачулар булды, җырлар һәм такмаклар яңгырады. Бәйрәм азагында балалар кабарынкы коймак һәм хуш исле кайнар чәй белән сыйландылар.