Туган телем-иркә гөлем
21-февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан 25 нче балалар бакчасы белән берлектә балалар белән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Чара барышында туган як, туган тел турында сөйләп утелде; тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтелде; татар халкының бик матур милли бәйрәмнәре искә алынды. Кечкенә дусларыбыз туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннарда катнаштылар, курчак театры күрсәттеләр. Балалар иртәсен “Туган тел” җырын җырлап тәмамладык.