Городская детская библиотека - филиал № 47

"Укырга. Белергә. Хәтрердә тотарга"

Үткәннән башка киләчәк юк! Үз тарихыңны белү һәм хөрмәт итү һәрвакыт мөһим иде! Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына карата безнең китапханә патриотик брейн-ринг үткәрде. Командаларга бүленеп, катнашучылар Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи фактларны, халыкның сугыш елларындагы батырлыгы турындагы матур әдәбиятны, сугыш еллары җырларын һәм заманча кинофильмнарны белүдә көч сынаштылар. Укучылар шулай ук Морзе әлифбасы белән таныштылар һәм сугыш елларының билгеле фразасын шифрладылар. Уенда үзенең интеллектуаль сәләтләрен, зирәклеген һәм команда рухын яхшырак күрсәткән команда җиңде.