Машиналар планетасы
29 гыйнвар – автомобиль уйлап табылган көнне, балаларның автомобиль транспорты һәм аның тарихы турында белемнәрен киңәйткән танып белү чарасы узды. Чара барышында балалар белән транспортның барлык төрләрен, шәһәр урамнарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек, транспортлар турында матур әдәбият әсәрләрен укыдык. Чара азагында балалар уеннар уйнадылар һәм автомобильләрнең рәсемнәрен буядылар.