"Табигать табышмаклары"
2025нче ел - язучы, табигать турында күп кенә әсәрләр авторы Николай Иванович Сладков өчен юбилей елы (тууына 105 ел). Безнең китапханәгә килгән балалар табигатьне бик яраткан, өйрәнгән һәм сакларга өндәгән бу гаҗәеп кешенең тормышы һәм иҗаты турында белделәр. “Табигать табышмаклары” исемле танып-белү викторинасы барышында малайлар һәм кызлар хайваннарның кышка нинди запаслар әзерләгәннәрен ачыкладылар, ә җавапларны Н.И. Сладковның "Синичкина кладовая" хикәясен укып тикшерделәр. Бигрәк тә балаларга язучының "Во льдах", "В тундре" һ. б. китапларыннан табышмакларны чишү һәм "Кем шулай эшли ала?" дигән сорауга җавап биреп, хайваннар дөньясын танып белү ошады. Авторның "Су астында" сериясендәге хикәяләре белән танышып, безнең яшь укучыларыбыз бергәләп су асты патшалыгын ясадылар һәм балыкларны аера белергә өйрәнделәр, аларның үзенчәлекләрен белделәр. Китапханәдә Николай Иванович Сладков китаплары белән көн менә шулай кызыклы һәм гыйбрәтле узды.