"Укыйм. Аңлыйм. Тоям."
Китапханәбезнең "Китап патшалыгында эмоциялар" дип аталган яңа проекты кысаларында узган беренче очрашу "Укыйм. Аңлыйм.Тоям." исеме астында узды. Нинди эмоциялар була? Кеше нәрсә хис итә? Безнең кәефкә нәрсә йогынты ясый? Бу һәм башка сорауларга җавапны 1 нче гимназия укучылары тапты, ә аларның ярдәмчеләре китаплар иде. Балалар А.Толстойның "Золотой ключик или приключения Буратино" әкияте геройлары белән бергә эмоцияләрне аерырга өйрәнделәр, Людмила Зубкова китабыннан Ох һәм Ах белән бергә яхшы кәефнең серен ачтылар, ә С.Михалков, Б.Заходер, А.Барто шигырьләре тирә-юньдәге кешеләрнең хисләрен аңларга, кайгыртырга һәм ярдәм итәргә өйрәттеләр. Китаплар һәм күңелле уеннар әлеге чараны кызыклы һәм мавыктыргыч иттеләр.