«Рәхмәтле була бел!»
Әдәпле сүзләр-даруханәләрдән сатып алып булмый торган дару ул! Бу сүзләр күренми, ләкин могҗизалы көчкә ия-яхшы кәеф тудыра, кешене сөйкемлерәк итә. Бүгенге әдәплелек дәресендә балалар рәхмәт йөзеннән сөйләнә торган «тылсымлы сүзләрне» искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар, бер-берсенә карата әдәпле һәм игелекле булырга ярдәм итә торган китаплар белән таныштылар.