Городская детская библиотека - филиал № 47

«Әниемә бүләккә»

Бик күп бәйрәмнәр арасында Әниләр көне-үзенчәлекле көн. Бу җылы, ихлас күңелле бәйрәмдә әниләрегезгә мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләрегезне әйтергә сүзләр ярдәм итәр, ә инде сүзләрне бүләкләр тулыландырыр. Менә без дә бу бәйрәм алдыннан 25 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән әниләргә үз кулларыбыз белән ясаган бүләкне бүләк итәргә булдык.
  Чара башында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, дөньяның башка илләрендә бу көнне ничек һәм кайчан билгеләп үтүләре турында белделәр, язучыларның әниләргә багышланган шигырьләрен һәм хикәяләрен искә төшерделәр. Ә мастер-класста һәр бала үз чәчәген үзенчә ясарга тырышты. Бәйрәм көнендә балалар әниләрен тәбрикләячәкләр һәм җылы сүзләргә өстәп бүләкләрен тырышачаклар.