«Татулык һәм игелек дөньясында»
Билгеле булганча, яхшылык күп булмый һәм игелекле эшләр эшләү бик җиңел, алар күп вакыт һәм көч таләп итми. Безнең игелек дәресебез бер-беребезгә елмаюдан башланды. Чара барышында балаларга һәрвакыт игелекле һәм ярдәмчел булырга кирәклеге турында сөйләп узылды. Балалар нинди кешене игелекле дип атарга мөмкин булуы, аны нинди гамәлләр бизәве турында уйландылар, үзләренең якыннарына, дусларына, йорт хайваннарына карата игелекле гамәлләргә мисаллар китерделәр. Чараның нәтиҗәсе төсле куллардан җыелган «Толерантлык планетасы»булды.