"Түбәтәй"
22 сентябрьдә Түбән Камага 58 ел тулды. Шәһәр көне-ул безнең данлыклы шәһәребезгә гашыйк булган һәм аның белән горурланган һәркемгә кагыла торган бәйрәм. Бу көнне китапханәбез "Түбәтәй"исемле арт-экскурсия уздырды. Анда балалар безнең төбәк турында һәм татар милли баш киеме үзенчәлекләре турында кызыксынып тыңладылар. Аннары топпер-түбәтәй ясагач, аны мавыгып милли бизәкләр белән бизәделәр.