Городская детская библиотека - филиал № 47

«Икмәк – иң зур байлык»

Ел саен 16 октябрьдә Бөтендөнья икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-илнең иң зур байлыгы Ул авыр хезмәт белән үстерелә. Аның өчен игенчеләр күп көч куялар. Укучыларга игенче хезмәте турында күзалларга булышу һәм икмәккә карата зур хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан уңыш бәйрәме үткәрелде. Чара барышында балалар алтын бөртекләрнең туфракка ничек чәчелеп үскәнен, уңышның ничек җыелып икмәк булганын белделәр. Икмәк турында мәкальләр, табышмаклар тыңладылар. Икмәккә хөрмәт йөзеннән шигырьләр сөйләделәр.