Городская детская библиотека - филиал № 47

«Беләсең икән –җавап бир, белмисең икән –укы»

«Китап тарихлары» проекты кысаларында безнең китапханәдә «Беләсең икән –җавап бир, белмисең икән –укы» дигән әдәби дартс узды. Балалар өчен төрле категорияләр буенча берләштерелгән кызыклы сораулар һәм биремнәр әзерләнде. Катнашучыларга үзләренә нинди категория эләккәнен белү өчен дартска эләгергә кирәк иде. Уен барышында катнашучылар үзләренең эрудициясен һәм белемнәрен күрсәтә алдылар.