"Сабантуй журналына - 100 яшь"
Быел “Сабантуй” журналы үзенең 100 яшьлек юбилеен
билгеләп үтә. Юбилей елы уңаеннан укучылар белән таныштыру сәгате үткәрелде. Чара “Сабантуй” журналын тәгъдим итү белән башланып китте: журналның тарихы һәм сәхифәләре турында мәгълүмат бирелде. Алга таба укучылар журналның кызыклы битләре буенча сәяхәт кылдылар, мавыктыргыч әкият-шигырьләр укыдылар, башваткычлар чиштеләр.