Городская детская библиотека - филиал № 47

“Мин рәссам булып тудым”

      Ел саен 8 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара рәссамнар көне билгеләп үтелә. Бу көнне без 25 нче балалар бакчасындагы балалар белән "Мин рәссам булып тудым…» диеп аталган тематик сәгать үткәрдек.  Балалар рәссам һөнәре турында бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат белделәр, рәсем сәнгате жанрлары, рәссамнар кулланган материаллар турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар кышкы рәсемне буядылар.