Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Күңелле балачак иленә сәяхәт"

 Чарада 1нче мәктәпнең 3 нче класс укучылары катнашты. Балаларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык. Нәҗибә Сафина өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә иҗат итә. Ул тормышны бербөтен итеп кабул итә. Аның шигырьләреннән яктылык, җылылык бөркелә. Балалар тормышын ихлас мавыктыргыч итеп ачып бирә. Чарада авторның “Аккош күле”, “Кош теле”, “Мәче фәлсәфәсе”, “Әниләрдән бәбиләргә” китапларыннан балалар өчен язылган кызыклы шигырьләрен укыдык.