Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Әдәби кораб" бездә кунакта

27 февральдә китапханәбездә "Әдәби кораб" проекты кысаларында чара оештырылды, теләгебез балаларны туган як язучылары белән таныштыру. Безгә кунакка Рәмзия Вәлиева hәм Нурзия Мирхазова килде - "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары. 

Алар балаларны балачак хатирәләре hәм үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Ә балалар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, авторларның шигырьләрен яттан сөйләделәр.