Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

“Балачак иленнән” - “Родом из детства”

Р.Хафизова — үзенең әдәби иҗатын тулысынча диярлек балаларга багышлаган язучыларның берсе. Аның нәниләр өчен әкиятләре һәм тәрбияви эчтәлектәге хикәяләре тупланган «Кыңгыраулар җыры» исемле беренче китабы 1967 елда басылып чыга. Авторның  «Кирлемән», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Сак-Сок тавышы», «Актәпи ник моңая?», «Карурманда ниләр булмас» исемле әсәрләре китапханәбездә укучылар арасында популярлык казана. Язучы, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрен үзәккә алып, реаль тормыш күренешләре һәм маҗаралы вакыйгалар аша югары әхлаклы, явызлыкка каршы көрәшүче, гадел, хезмәт сөючән балалар образларын тудырырга омтыла.

Балаларны кыскача Р. Хафизованың тормыш юлы  hәм аның китаплары белән таныштырдык. “Кирлемән” хикәясен кычкырып укыдык hәм нинди булырга ярамаган турында әңгәмә оештырдык.