«Шигырьләрдән сәйлән»
Чара 1нче мәктәпнең 3 нче класс укучылары белән уздырылды. Балаларны язучының тормыш юлы, иҗатка килүе белән таныштырдык. Аның табигать турындагы шигырьләреннән өзекләр укылды, әдәби конкурс сорауларына балалар бик теләп җавап бирделәр.Чара барышында укучылар “Айгөлнең туган көне”, “Кайсы ай бу” исемле китабыннан шигырьләрне матур, сәнгатьле итеп укыдылар.Азакта китапханәче Н.Каштанов китапларына күзәтү үткәрде.