"Табигать ярдәм көтә"
Матур, кояшлы көндә "Яшьләр" скверында балалар белән чара узды.
Җир йөзендә бетеп бара торган үсемлекләр хәм хайваннар "Кызыл китапка" кертелгән. Балаларны шушы китап белән таныштырдык, табигатьне саклау турында сөйләдек. Китап укучыларыбыз ел фасыллары турында шигырьләр сөйләде, табигать, үсемлекләр, хайваннар турында табышмакларга җавап бирделәр, "Бу яфрак кайсы агачтан" дигән уен уйнадылар. Шулай ук "Үсемлекләр дөньясы" викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дикъкать белән тыңладылар.