Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Минем дусларым/ Мои друзья"

Балалар язучысы Резеда Вәлиеваның, тууына 95 ел тулу уңаеннан, шагыйрәнең

тормыш юлы hәм иҗаты белән укучыларны таныштыру максатыннан 2-нче мәктәпнең 6 “а” сыйныфында “Минем дусларым” дип аталган чара үткәрелде.

Резеда Вәлиева балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп язган балалар язучысы. Аның әкиятләре, шигырьләре фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай. Аның әкиятләрендә тормышта очрый торган гаделсезлекләр, аларны җиңү очраклары күрсәтелә. Алар балаларга аңлаешлы, җиңел телдә язылган.Резеда Вәлиеваның әкиятләре татар телен өйрәнүчегә тел ачкычы да булып тора.

Балалар зур кызыксыну белән язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар.