«Шигырьләрең синең тел ачкычы”
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан 1-нче мәктәпнең 3-нче “а”сыйныфында “Шигырьләрең синең тел ачкычы”дип исемләнгән әдәби танышу үткәрелде.
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы hәм иҗаты, аның үгет- нәсихәт биргән, тәрбиягә өйрәткән “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләре белән таныштылар. Алар Тукай иҗаты аша үз милләтеңне яратырга, туган илеңнең кадерен белергә өйрәнәләр.
Укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт» h/б. шигырьләрен сөйләделәр, “Туган тел” җырын тыңладылар.