Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Аерылмас дус/Неразлучный друг"

Фәнис Яруллинның иҗатын өйрәнү, туган телгә мәхәббәт уяту максаты белән, 1-нче мәктәпнең 5 “а” сыйныфында әдәби танышу үткәрелде. Әдәби чара барышында балаларны язучының авыр тормыш юлы, иҗаты , аның төп терәге булган Нурсөя апа белән таныштырдык.

Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә. Илһамланып- дәртләнеп повесть, хикәяләр hәм шигырьләр яза.

Укучыларны Фәнис Яруллин китаплары буенча күргәзмә, андагы китаплар белән таныштырдык. "Җилкәннәр җилдә сынала", повесте турында сөйләдек, аны укырга киңәш иттек.